Псякская сельская библиотека - филиал № 32

21 февраь-Туган тел көне

 Туган телгә мәхәббәт, татар теленә кызыксыну, горурлану хисе уяту ,аның матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан  Пычак авыл клубындаХалыкара туган тел  көне уңаеннан Пычак урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары  белән  “Газиз Туган телем ” дигән “Тамчы –шоу” үткәрелде. Балалар  ”Зирәкләр ” һәм  “Тапкырлар ” командасына бүленеп, үзләренең белемнәрен сынадылар.”Тел шомарту”, “Кайсы команда тапкыррак”,”Татарча да яхшы бел ,Русча яхшы бел”,”Тылсымлы сүз”,”Ике гөл уены”, “Уйла һәм әйт ,”Чын татар исеме” һ.б бәйгеләрдә тапкырлыкларын күрсәттеләр. 67 балл җыеп “Зирәкләр командасы ” алга чыкты. “Салават күпере” иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел дигән китап күргәзмәсе туган як язучыларының китапларыннан  төзелде һәм әңгәмә үткәрелде.Балаларга бүләкләр тапшырылды,   күтәренке, шат   күңел белән  таралыштылар.16 бала, 3 укытучы  катнашты