Псякская сельская библиотека - филиал № 32

"Кеше, Җәмгыять, Табигать"

Укучыларда табигатьне ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү; эзләнү ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү, кешелек дөньясы тарихының табигать тарихының аерылгысыз бер өлеше икәнлеген, табигать белән кеше арасындагы бәйләнешне ачыклау максатыннан Пычак авылы клуб китапханәчесе  Арпаяз   башлангыч мәктәбенең 1- 4 сыйныф укучыларына , Экология елы уңаеннан  “Кеше,Җәмгыять, Табигать”дигән дәрес үткәрде.Дәрес ахырында викторинага сораулар чишелде.Балалар  “Экология  ниндн фән?” дигән сорауга ;Экология — тереклек ияләренең әйләнә-тирә дөнья һәм кешенең табигать белән бәйләнеше турындагы фәникәнен,. Экология —хайваннар һәм үсемлекләрнең, ягъни бөтен тере организмнарның бер-берсе белән килешеп, бер-берләренә яраклашып, әйләнә-тирә мохиттә яшәүләрен, аларның кеше белән бәйләнешен, кешенең табигать белән бәйләнешен, үзенең эш-гамәлләре белән табигатькә ничек тәэсир итүен өйрәнүче фән икәнен аңлаттылар.

 Китап күргәзмәсенә куелган китапларга күзәтү ясалды .”Кызыл китап “белән таныштырылды. 8 укучы, 2 укытучы катнашты