"Кино - могҗиза ул"
Лагерьга йөрүче балалар белән "Кино - могҗиза ул"дигән китапханә дәресе үткәрелде. Балаларга киноның сәнгать буларак барлыкка килү тарихы сөйләнде. "Кино һәм китап" дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Якташыбыз Заһид Мәхмүдигә багышланган презентация күрсәтелде. Төрле башваткыч уеннар уйнатылды һәм укучылар соравы буенча "Бурундуки 4" киносы күрсәтелде.