экскурсия
Лагерьга йөрүче балалар белән "Акъяр" чишмәсенә экскурсия оештырылды. балаларга чишмәнең тарихы турында, аны төзекләндерүдә кемнәр катнашканлыгы хакында сөйләдем. аларга чишмәләрне карап, төзекләндереп торырга кирәклеген аңлаттым. 15 укучы катнашты.
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан укучыларга Бөек Ватан сугышындаһәлак булган авылдашлар турында сөйләдем. Укучылар исемлектән бабайларының исемнәрен таптылар. бер минутлык тынлык белән аларны искә алдык.