"Иң яхшыларын укырга вакыт": А.Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз
6 март- Бөтендөнья кычкырып укулар көнендә "Иң яхшыларын укырга вакыт": А.Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз дигән акциягә кушылып Пычак урта мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары белән кычкырып укулар үткәрелде. Презентация аша А.Алиш һәм аның исемендәге премия лауреатлары белән якыннанрак таныштык. 7 язучының китапларыннан шигырьләре һәм хикәяләре кычкырып укылды.