"Су - яшәү чыганагы"
2016 ел - Тататарстанда су саклау зоналары елы уңаеннан Пычак урта мәктәбендә 2-4 сыйныф укучылары белән "Су - яшәү чыганагы" дигән экологик дәрес үткәрелде. Укучыларны суның кеше тормышындагы әһәмияте, сусаклагычлар белән презентация аша таныштырганнан соң, районыбыздагы, үзебезнең җирлектәге чишмәләрнең тарихы белән дә таныштырдым. Укучылар белән чишмәләрне, сулыкларны саклау, чистартып тору һәр кешенең бурычы булуы турында сөйләштек. 17 укучы катнашты.