"Төрки дөньяның бөек әдибе"
Күренекле язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан Пычак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән "Төрки дөньяның бөек әдибе" дигән әдәби дәрес үткәрелде. Укучылар презентация ярләмендә аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. "Беренче мөгаллим" әсәре буенча фикер алышу үткәрелде. "Татар каны аккан Чыңгыз Айтматов" дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.