"Балаларга шатлык өләшүче"
29 ноябрь көнне балалар шагыйре Ш.Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан 1-3 сыйныф укучылары белән "Балаларга шатлык өләшүче" дигән әдәби кичә үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышканнан соң "Шәвәли шуклыгы" дигән китабыннан кызыклы шигырьләр укылды, табышмаклар чишелде.