"Туган җирем, сиңа җырым!"
Авылдаш шагыйрь Әхмәт Юнысның туган көнен искә алу көне уңаеннан Пычак урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары катнашында "Туган җирем, сиңа җырым!" дигән әдәби дәрес үткәрелде. Презентация ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлына күзәтү ясалды, укучылар тарафыннан шигырьләре сөйләнде. "Якташ язучылар" дигән күргәзмәгә обзор ясалды.