"Канатлы дуслар"
Балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү,аларга сак караш тәрбияләү максатыннан "Канатлы дуслар" дигән тематик шөгыль үткәрелде. Балаларга кошлар турында презентация күрсәтелде, кошлар турындагы табышмакларга, сорауларга җаваплар табылды. 17 бала катнашты.