"Эш күрсәткән ирне ил онытмас"
23 март көнне Пычак урта мәктәбендә татар теле укытучысы белән берлектә якташыбыз әдәбият галиме Фоат Галимуллинга 75 яшь тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. Укучыларны Фоат абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән презентация аша таныштырдык. Рафаэль Сибатның "Көлдән күтәрелгән гөлләр" китабы белән таныштыру максатыннан Фоат Галимуллинның автобиографик язмалары белән таныштырдым. Укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр, Фоат Галимуллинның язмалары тыңланды.5-7 сыйныфтан 26 укучы катнашты.
29 март көнне Пычак урта мәктәбендә Фоат Галимуллинның юбилеена багышлап зур кичә оештырылды. Фоат абыйны котларга аның белән бергә Казаннан һәм Чаллыдан бер төркем язучылар да килгән иде. кичәне үткәрүдә без дә ярдәм күрсәттек.