Китапханә дәресе: "Тукай безне телле итте"
27 апрель көнне Пычак урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Тукай безне телле итте" дигән китапханә дәресе үткәрелде. Укучылар белән туган телебезне сакларга, якларга кирәклеге, Тукайның телебез өчен ничек көрәшүе турында фикер алыштык. Тукайның шигырьләре сөйләнде, презентация күрсәтелде. аның иҗаты буенча ясалган рәсемнәр күргәзмәсенә күзәтү ясалды.