тематик шөгыль "Туган телем - Тукай теле"
26 апрель көнне Әсән-Елга балалар бакчасында "Туган телем - Тукай теле" дигән тематик шөгыль үткәрелде. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, әкиятләре һәм шигырьләре буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар. 13 бала катнашты.