"Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел"
11 март көнне тәмәке тарту, аракы эчү, наркотикларга каршы көрәш йөзеннән 7 сыйныф укучылары белән тематик дәрес үткәрелде.Дәреснең максаты: укучыларга зарарлы гадәтләрнең кеше организмына тәэсирен, аларга бәйлелек сәбәпләрен аңлату. Наркоманиянең таралу куркынычына бәя бирү, яңа төр химик кушылмалар турында мәгълумат бирү. Дәрес фикер алышу формасында алып барылды, ахырдан тренинг уйнатылды. тренинг ярдәмендә укучылар кайчан һәм кайда "Юк!" дип әйтергә кирәклеген төшенделәр. Укучылар тормышта дөрес яшәү рәвешләрен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән генә торганына инандылар. 9 укучы катнашты.