"Хуш киләсең, "Нәүруз"
25 январь көнне мәдәният йорты белән берлектә яз бәйрәме - "Нәүруз" үткәрдек. Кыш бабай һәм Нәүрузбикә катнашында театральләшкән өлештән соң балалар белән чана тартып узышу, канат тарту, капчык киеп йөгерү кебек уеннар оештырылды. Бәйрәмгә җыелган халык самоварда кайнап торган чәй һәм коймак белән сыйланды.