Асан-Елгинская сельская библиотека - филиал № 3

Татар телен беләсеңме?

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан 1-2 сыйныф укучылары белән Туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан "Татар телен беләсеңме?" дигән викторина үткәрелде. Викторина сораулары татар халык иҗатына нигезләнеп төзелде һәм табышмаклар, мәкальләр, әкиятләрдән өзекләрне үз эченә алды.Укучыларга туган телебезнең матур, күркәм тел булуы аңлатылды. Ахырдан укучылар Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җырын җырладылар.