Асан-Елгинская сельская библиотека - филиал № 3

Китапханә дәресе:"Толстой - әкиятче"

   26 январь көнне Әсән-Елга балалар бакчасы коллективы китапханәдә экскурсиядә булды. Алар туган якны өйрәнү почмагы белән таныштылар, авылдаш шагыйрь Әхмәт Юнысның балалар өчен язган шигырьләрен тыңладылар. 

   Алар өчен "Толстой - әкиятче" дигән китапханә дәресе үткәрелде. Балаларга 2018 елның Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителүен, аның бөек рус язучысы икәнлеген сөйләдем, "Толстой балалар өчен" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Л.Толстойның "Кто страшнее?", "Лев и мышь", "Три медведя" китабына кергән әкиятләрен балаларга укып, эчтәлекләре буенча фикер алыштык.