Асан-Елгинская сельская библиотека - филиал № 3

Үлемне җиңгән шагыйрь

15 февраль көнне Пычак урта мәктәбендә татар теле укытучылары белән берлектә "Үлемне җиңгән шагыйрь" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды, аңа багышланган презентация күрсәтелде. Укучылар арасында Җәлилнең шигырьләрен сөйләү буенча конкурс оештырылды, аның сүзләренә җырлар яңгырады. Кичә ахырында викторина үткәрелде. 30 укучы катнашты.