Асан-Елгинская сельская библиотека - филиал № 3

"Татарстан - минем Ватаным"

30 август көнне "Татарстан - минем Ватаным" дигән темага Белем-шоу үткәрелде. Укучылар Казан шәһәренә, Кукмара районына һәм үзебезнең төбәккә багышлап ясалган презентация белән таныштылар. Укучыларның Татарстан турындагы белемнәрен тикшерү, туган илебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 3-5 сыйныф укучыларыннан торган "Ялкын" һәм "Дуслык" командалары арасында бәйге уздырылды. Командалар 6 турда көч сынаштылар. ике команда да тигез очколар җыйды. Тамашачы балалар белән табышмаклар чиштек.