Асан-Елгинская сельская библиотека - филиал № 3

«Наши знаменитые земляки»

       19.10.2022 нашу библиотеку посетили внуки и правнуки наших земляков, проживающих в далекой Австралии –  Салиха и Фатимы Валиеффых:  Шухрат и  Диляра  и их сын Даниель. Также с ними были родственники Диляры – Зуфар, Фануза, Рустам  Каюмовы из Казани.  Гостям провели экскурсию по нашей большой и светлой библиотеке. Заведующая рассказала в каком формате работает наше учреждение, какие проекты реализуются. Гостям показали фонд библиотеки, познакомили с работой. На мероприятие специально из Казани приехал наш земляк - литературовед, доктор филологических наук, профессор, заслуженный деятель культуры РТ, РФ, заслуженный деятель науки РФ Фоат Галимуллович Галимуллин. На встречу был приглашен местный  Имам-мухтасиб Кукморского района Тимергалиев Радиф Рафагатович. Такие встречи помогают не забывать свои корни, своих родителей, дедов и прадедов. Торжественным моментов встречи стало вручение библиотеки книгу   «Остазның тормыш китабы». На память гости оставили книги и  теплые пожелания.  На мероприятии присутствовали 15 человек.

19.10.2022 безнең китапханәдә  ерак Австралиядә яшәгән якташларыбыз Салиха һәм Фатыйма Вәлиефларның оныклары Һәм оныкчыклары – Шөһрәт һәм Диләрә һәм аларның улы Даниель  Валиеффлар кунак булды. Шулай ук алар белән Казаннан Диләрәнең әтисенең туганы  - Зөфәр абый, Фәнүзә апа һәм аларның уллары  Рөстәм Каюмовлар да бар иде. Кунакларга безнең зур һәм якты китапханә буенча экскурсия үткәрелде. Без аларны китапханәнең  нинди форматта эшләве, нинди проектлар тормышка ашырылуы турында сөйләдек. Кунаклар китапханә фонды, авыл тарихы  белән танышты. Чарага Казаннан якташыбыз - әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Фоат Галимулла улы Галимуллин махсус кайткан иде. Очрашуда Кукмара районы Имам-мөхтәсибе Тимергалиев Рәдиф Рәфәгать улы да катнашты. Мондый очрашулар үз тамырларыңны, ата-аналарны, әби - бабаларыбызны  онытмаска ярдәм итә. Очрашуның тантаналы мизгелләре китапханәгә «Остазның тормыш китабы» китабын тапшыру булды. Кунаклар истәлеккә җылы теләкләр калдырды.