"Апрель булып җиргә Тукай килә"
26 апрель көнне Пычак урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Апрель булып җиргә Тукай килә" дигән әдәби дәрес үткәрелде. Укучылар "Туган телем - Тукай теле" дигән күргәзмә белән таныштылар. Презентация аша шагыйрьнең тормыш юлына күзәтү ясалды. Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләү буенча конкурс оештырылды., иҗаты буенча викторина үткәрелде. 20 укучы катнашты.