Экологик марафон
21 апрель көнне библиосумерки кысаларында 5-6 сыйныф укучылары арасында аларның экологик белемнәрен арттыру, әйләнә-тирәнең пычрану, зарарлану сәбәпләрен ачыклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан Экологик марафон үткәрелде. "Энҗе чәчәк" һәм "Умырзая" командалары тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынаштылар.