Асан-Елгинская сельская библиотека - филиал № 3

"Интернет безнең дусмы, дошманмы?"

2 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары белән "Интернет безнең дусмы, дошманмы?" дигән темага китапханә дәресе үткәрелде. Интернетның уңай һәм тискәре яклары турында укучылар белән фикер алышу үткәрдек. "Күп белергә теләсәң" дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды. 

   5-6 сыйныф укучылары белән "Интернет һәм куркынычсызлык" дигән темага презентация карадык һәм "Интернет нәтиҗәсендә барлыкка килүче куркыныч хәлләрдән ничек сакланырга?" дигән әңгәмә үткәрелде.