«Вместе мы непобедимы»
"Сәнгать төне" акциясенә кушылып, Әсән-Елга авыл китапханәсендә 4 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Бергә без җиңелмәбез"дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына батырлыклары, шулай ук бәйрәм традицияләре, аның Россия өчен әһәмияте белән таныштырдылар. Чараны алып баручылар бәйрәм кәефе атмосферасы тудырдылар. Туган ил, туган як, дуслык, мәхәббәт турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Аның «Без бергә»дигән интерактив өлеше кичәнең кызыклы мизгеле булды. Чарада 18 кеше, шул исәптән 8 бала катнашты.