"Иң матур сүз ул - Әни!"
25 март көнне балалар бакчасында Әниләр көне уңаеннан "Иң матур сүз ул - Әни!" дигән тематик шөгыль үткәрелде. Балаларны игътибарлы, мәрхәмәтле, игелекле итеп тәрбияләү максатында үткән бу дәрестә балалар "Өч кыз", "Куян кызы" әкиятләренең мультфильмнарын карап, фикер алыштылар. Аларны "Сак-Сок" бәете белән таныштырдым. Балалар әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. 15 бала катнашты.