Асан-Елгинская сельская библиотека - филиал № 3

"Ул бит шушы җирнең баласы"

3 ноябрь көнне авылдаш шагыйрь Ә.Юнысны искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәгә Казаннан һәм Яр Чаллы каласыннан шагыйрьнең иҗатын хөрмәт иткән бер төркем язучылар, галимнәр, журналистлар, шагыйрьнең туганнары кайтты. якташыбыз әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, язучы Госман Гомәр шагыйрь турында үзләренең истәлекләре, уй-фиикерләре белән уртаклаштылар. Очрашуда Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Расих Сабирҗанов, күренекле язучы Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, балалар шагыйре Рәшит Бәшәр, журналист Ризидә Гасыймова, татар конгрессы вәкиле Булат Ибраһимнәр чыгыш ясады. кичә барышында укучылар Ә.Юнысның шигырьләрен сөйләделә. Чыгышлар матур җырлар белән үрелеп барды. Тамашачылар һәм кунаклар бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштылар.