Асан-Елгинская сельская библиотека - филиал № 3

"Кыргый хайваннар белән танышу"

27 ноябрь көнне балалар бакчасында "Кыргый хайваннар белән танышу" дигән экологик шөгыль үткәрелде. Балаларның фикерләү һәм танып белү сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелгән бу чарада балалар кыргый хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, алар булып уйнап күрсәттеләр. 20 бала катнашты.