"Ил язмышы- ир язмышы"/"Судьба страны- судьба мужчины"
Батырларны көрәш тудыра...
Мәчкәрә урта мәктәбендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз, Мәчкәрә урта мәктәбендә 1982-1992 нче елларда белем алган Галиев Рамил Гилмулла улы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы үтте. Батырыбыз сугышчан бурычын үтәгәндә, 2026 нчы елның 20 нче апрелендә батырларча һәлак була. Герой егетебезнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Туган җирләре өчен башларын салган батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар турындагы истәлекләр һәрберебезнең йөрәгендә сакланыр.
Шулай ук урта мәктәптә Галиев Рамил Гилмулла улы һәм Шаһабиев Ренат Рашит улы хөрмәтенә Герой партасы куелды.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов, Геройларның туганнары, дуслары һәм башка кунаклар катнашты. Алар батырларның якыннарына сабырлык һәм ил-көннәребезгә тынычлык теләделәр.

В Маскаринской средней школе состоялось торжественное открытие мемориальной доски памяти Галиева Рамиля Гильмулловича, уроженца деревни, погибшего при выполнении воинского долга в ходе специальной военной операции. Герой пал смертью храбрых при выполнении боевой задачи 20 апреля 2026 года. Пусть тяжелая почва нашего героя будет легкой, место в раю. Мы не имеем права забывать героев, отдавших свои жизни за родную землю. Память о них сохранится в сердцах каждого из нас.Также в честь Галиева Рамиля Гилмулловича и Шагабиева Рената Рашитовича были установлены парты героев, прошли памятные мероприятия, проникнутые духом патриотизма, любви к родной земле и мужества.