Сбор подарков на Сабантуй "Сөлге җыю"
30 мая в селе Манзарас в рамках подготовки к Сабантую в Кукморском районе библиотекари совместно с работниками Манзарасского Дома культуры организовали сбор подарков к празднику.
Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю – борынгыдан килгән күркәм йола. Йола – татар халкының күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен дәвам итү, хөрмәтләү, аларны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан үткәрелә.
30 май көнне Манзарас авылында Кукмара районында узачак Сабантуйга әзерлек кысаларында, китапханәчеләр Манзарас мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, бәйрәм өчен бүләкләр җыю оештырдылар. Бу көнне авылдашларны берләштергән матур йола тормышка ашты. Сабантуйга бүләк җыю , үзе бер зур бәйрәмгә әверелде.