Искеюртская сельская библиотека - филиал № 15

26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне

26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бүген безнең китапханәдә Г.Тукайның туган көненә багышланган искиткеч, эчтәлекле әдәби кичә узды. Бәйрәмдә 7-8 нче сыйныф укучылары шагыйрьнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар җырладылар, шулай ук “Ел фасыллары” дигән табышмаклар сөйләделәр. Бәйрәм татар халкының гимны “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.