Верхнеискубашская сельская библиотека - филиал № 13

Новости

"Иң гүзәл кеше икәнсез"

5 – октябрь көнне укытучылар өчен “ Иң гүзәл кеше икәнсез”исемле кичә үткәрдек. Балалар укытучыларын котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Л.Н.Толстой- үзе бер дөнья

3 нче октябрь көнне “Л.Н.Толстой – үзе бер дөнья” дигән әдәби дәрес үткәрелде. Язучының әсәрләрен балаларга тәкъдим ителде, кроссвордка җаваплар табылды,бөек язучының әйтемнәренә, мәкальләренә анализ ясалды .Кичәнең икенче олеше Л.Н.Толстойга багышланган презентация карау белән дәвам итте.

Сөмбелә бәйрәме.

29нчы сентябрь көнне Югары Өскебаш авылы клубында, китапханә белән берлектә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде.Балалар белән "Ярдәмчеләр" - дигән сәхнә әсәре күрсәтелде.Көз кызы Сөмбелә белән төрле уеннар уйнатылды,табышмаклар әйтелде, килгән кунакларыбыз белән тәм төю уены бик күңелле үтте. Бәйрәм балалар куңеленә хуш килде.

"Сделай сам" түгәрәге

"Сделай сам" түгәрәгенең чираттагы утырышында көзге бәйрәмгә әзерләнү эше алып барылды. Балалар белән төрле яшелчәләрдән, яфракларда күргәзмә өчен төрле фигуралар ясалды. Балалар фантазиясен үстерү, хезмәт сөю, матурлыкка соклану турында әңгәмә үткәрелде.

"Күңелле ял итәбез"

Китапханәдә балалар өчен “Күңелле ял итәбез” -дигән уеннар үткәрелде. Балалар өчен төрле ярышлар үткәрелде, шигырьсөйләделәр, төрле җәнлекләр булып кычкырып күрсәттеләр.

"Исәннәрнең кадерен бел"

Бүген башлангыч сыйныф балалары белән тыл ветераны, хезмәт Герое 97 яшьлек Наһар әбинең хәлен белергә бардык. Балалар әбиләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Наһар әби үзенең яшь вакытларын, 15-16 яшьтән сугыш вакытында окоплар казырга җибәрүләре, колхоз эшендә кул хезмәте белән игеннәр игүләре турында сөйләде.Бик сөенеп тагын килегез дип озатып калды.

Терроризм и экстремизм

Верхнеискубашской сельской библиотеки прошел информационно-познавательный час "Терроризм и экстремизм – угроза 21 века.” В начале мероприятия мы постарались понять что такое экстремизм и терроризм, и кто такие экстремисты? Библиотекарь рассказала, что даже книги, безобидные на вид, могут носить экстремистский характер. Вниманию ребят был представлен " Список экстремистских материалов". Затем мы посмотрели презентацию, узнали кто такие вандалы, хулиганы, и в какие сообщества входят экстремисты. Также мы узна

"Тормышның кабатланмас рәссамы"

13 март көнне Л.Н.Толстойга багышланган “Тормышның кабатланмас рәссамы” дигән әдәби дәрес үткәрелде. Язучының әсәрләре кычкырып укылды, талантлы егетләребез сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.Кичәнең икенче олеше Л.Н.Толстойга багышланган презентация карау белән дәвам итте.

"Сделай сам"-кружок

Бүген китапханәдә “Үзен яса” түгәрәге чираттагы эшен дәвам итте.Балалар белән Әниләребезне бәйрәм белән котлау өчен буләкләр ясадык.

Иң татлы тел туган тел

укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; Туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру;

"Көчеңне сына"- шашка ярышы

Китапханәдә балаларның ял вакытын кызыклы үткәрү уңаеннан шашка ярышлары үткәрелде. Ярыштан соң үзләре теләгән уеннар уйнатылды..

Яшнәп үткән яшьлегем

14 февраль – гашыйклар көне уңаеннан Югары Өскебаш авылы клубында “Яшьнәп үткән яшьлегем” – дип исемләнгән кичке уен үткәрелде. Бәйрәмдә элеккедән сакланып килгән уеннар уйнатылды, күренекле шагыйрьләребез, язучыларыбызның әсәрләре буенча әдәби геройларның парларын табу конкурсы үткәрелде. Һади Такташның “Алсу” поэмасын сөйли алучыга бүләк тапшырылды. Бәйрәмебез чәй өстәле артында дәвам итте.

"Сәламәтлек - зур байлык"

17 нче гыйнварь көнне Югары Өскебаш авыл китапханәсе, балаларның сәламәтлеген кайгырту йөзеннән башлангыч мәктәп укучылары белән кышкы табигатькә чангы шуарга чыкты. Чангыга беренче басуларына карамастан кечкенә дусларыбызда чангы юлыннан бик оста гына йөрделәр. Кәефләре күтәрелеп, битләре алсуланып чыкты. Янәдән килергә дип планнар корып өйләренә таралыштылар.

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл

Югары Өскебаш авылы халкы сәламәтлекләрен ныгыту йөзеннән саф һавада скандинавча йөрү оештырдылар. Кәефләре күтәрелеп, бу шөгелне дәвам итергә сөйләшеп таралыштылар.

"Хуш киләсең Яңа ел"

“Хуш киләсең “Яңа ел” исемле кичә уздырылды. Бәйрәмдә котлаулар, уеннар, Кыш бабай чыгышы,төрле уеннар үткәрелде.Бәйрәмдә катнашкан һәр кешегә Яңа ел бүләге бирелде. Тамашачыбызга бәйрәм бик ошады.

"Халкымның күңел хисләре"- мөнәҗәтләзр кичәсе.

Мөнәҗәтләр кичәсе халык авыз иҗатына багышланды, анда бәетләр,мөнәҗәтләр укылды. Авылдашларыбыз иҗат иткән шигырьләр һәм буыннардан- буыннарга сакланып килгән мөнәҗәтләр, бәетләр укылды.

Шушы яктан шушы туфрактан ул

Якташыбыз, күренекле композитор Фасил Әхмәтовка багышланган искә алу кичәсе үткәрелде.Шушы яктан шушы туфрактан ул

"Безнең күңелләрдә син Тукай"

Югары Өскебаш авылы китапханәсе Г.Тукайның тууына 131ел уңаеннан кичә үткәрде. Кичәдә Тукайның әсәрләре сәхнәгә куелды, шигырьләре сөйләнде, иҗаты буенча викторина үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар, һәр балага да бүләкләр тапшырылды. .

Җир һәм галәм уллары

Югары Өскебаш авыл китапханәсе Битләнгер авылы башлангыч мәктәбендә “Җир һәм галәм уллары “ дип аталган дәрес үткәрде. Дәрестә: Нәрсә ул космос?, Ю.Гагарин кем ул?, Кемнәр космонавт була ала? Һәм тагын бик күп торле сорауларга җаваплар алынды. “Йолдыз илчеләре” –дигән китап күргәзмәсе күзәтүгә куелды.