Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

Габдулла Тукай музеена сәяхәт

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Казан шәһәренә Габдулла Тукай музеена экскурсия оештырдык.
Халкыбыз сөекле улының рухын хаклап башкалабыз Казанның Иске татар бистәсендә Габдулла Тукай әдәби музее ачкан. Музей заллары Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Шагыйрьнең Казан чорына аеруча игътибар ителә.. Шагыйрьнең аз санда сакланып калган шәхси әйберләреннән торган мемориаль тупланмасы бәһасез мирас булып санала. Алар арасында кәрәч тартмачыгы; камыштан үрелгән юл кәрзине; кул сөлгесе; кара бәрхет түбәтәе; көмеш җиң каптырмалары; карандаш савыты; кара савыты һ.б. бар. Шулай ук якын туганнарының шәхси әйберләрен – бабасы Зиннәтулланың Коръәнен, әнисенең комганын, апасының камзолын күрергә мөмкин.Шулай ук фикердәшләре һәм дуслары К.Мотыйгый, Ф.Әмирхан, Ә.Хәсәни, З.Хәсәния, С.Сүнчәләй, Х.Ямашев, бертуган Шәрәфләр һ.б. шәхси әйберләре, документлары күрсәтелә.