Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

"Татарча диктант"

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган татарча диктантта катнаштык.
Телне саклау һәм Тукай мирасына хөрмәт күрсәтү — һәр татарның бурычы.
Тукай — безнең горурлыгыбыз. Аның "Туган тел" шигыре балачактан күңелебездә. Диктант язу аның иҗатын яңача аңларга мөмкинлек бирде. Татар телен яратабыз, өйрәнәбез, үстерәбез!
Диктант язган барлык дусларны котлыйбыз !Бергәләп телне саклыйк.
Габдулла Тукай иҗатын яратучы, китап укучыбыз Рифкать Нәҗипов диктантны каләмен карага манып язды. Эшенә бер генә күз салыгыз әле, чын иҗат әсәре. Рифкать абый үзе дә шигырьләр язарга ярата. Шундый актив укучыларыбыз. күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.
 
Диктант язуны оештыручы Урта Йорткүл авыл китапханәсе, китапханәче Айсылу Әхмәтҗанова.
#Тукай140 #ТатарчаДиктант