"Тукай мәңге яши"
Мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап, авыл китапханәсе белән берлектә "Тукай мәңге яши" исемле кичә үткәрдек. Кичәгә килүчеләрне авыл китапханәсе җитәкчесе Әхмәтҗанова Айсылу Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары Тукай турында мәдәният йорты җитәкчесе Вәлиев Зөфәр әзерләгән башваткыч уенында катнаштылар. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.