"Чистое село"
2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында «Эковесна 2026» республика конкурсы старт алды. Бу чорда шәһәр һәм авылларны төзекләндерү, чүп-чардан арындыру, табигатьне саклау чаралары
үткәрелә.
Конкурсны оештыручы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы. Конкурсның төп максаты – республика халкын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү һәм халыкның экологик культурасын күтәрү.
Бу максаттан авылның мәдәният йорты, авыл китапханәсе, авыл җирлеге эшчеләре үзләре эшли торган биналар тирәсендәге мәйданнарны чүп-чардан чистарту буенча өмә оештырдылар.
#ЭкоВесна2026