"Туган телем-халкым байлыгы"
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә "Туган телем-халкым байлыгы" дигән әдәби кичә үтте. Яшь китап укучылар Туган тел көне билгеләп үтү тарихы бн таныштылар, тел турында мәкальләр , шигырьләр укыдылар. Россиядә яшәүче милләтләрнең туган телләре турында мәгълүмат алдылар.