"Ватанны саклау-изге бурыч"
Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул – халыкның тыныч тормышын, үз илеңнең намусын саклау.
Китапханәдә "Ватанны саклау-изге бурыч" дигән исем астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте. Чарада катнашучылар бәйрәм тарихы бн таныштылар, моряк, пограничник, танкист турында шигырьләр укыдылар.