Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Чернобыль-черная боль."

Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнарның инде күбесе якты дөньяда юк. Аларны радиация дигән каһәрле дошман вакытыннан алда бакыйлыкка алып китте.
 Безнең Тукай авылында Чернобыль фаҗигасен ликвидацияләүдә катнашкан Сагдеев Фәнис Исламгали улы яши, китапханәдэ аның белән очрашу  узды. Ул  яшь китап  укучыларга Чернобыль һәлакәте  турында  сөйләде.Шулай ук  Чернобыль фаҗигасенә багышланган мәгълүмати стендтан фаҗиганең  сәбәпләре, тарихы, табигать, кеше, хайваннар, су күргән зыян турында танышырга мөмкин.