Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Без Тукай шәкертләре"

26 апрель көнне бөтен дөнья татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салучы һәм аның классик стилен тудыручы буларак кереп калган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә ала.Озак яшәмәгән Тукай бай әдәби мирас калдыра, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты тәшкил итә. Нәкъ менә аның шигырьләре һәм әкиятләре аша үсеп килүче буында туган телгә, туган якка һәм табигатькә мәхәббәт туа. Шагыйрьнең әсәрләре балаларны хезмәт сөючәнлеккә, игелеклелеккә, намуслылыкка, зирәклеккә һәм гаделлеккә өйрәтә.
Китапханэдэ Г. Тукай туган көне, юбилее уңаеннан балалар өчен 'Без Тукай шәкертләре"дигән исем астында әдәби кичә үтте. Чарада катнашучылар шагыйрьнең биографиясен кабат искә төшереп викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Өлкән яшьтәге китап укучылар шагыйрьнең шигырьләреннән өзекләр укып, тәрбияви яклары буенча фикер алыштылар. "Шагыйрь турында шигырь" дигән исем астында шигырьләр чыгару конкурсында катнаштылар.
Китапханәдә шулай ук Г.Тукай китапларыннан күргәзмә белән танышырга мөмкин.