Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Җиңү көне!"

Без үткән еллардагы вакыйгаларны сакларга, озак еллар дәвамында ата-бабалары белән горурлансыннар өчен, яшь буында Ватаныбызга карата патриотик һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тиешбез.
Дөньяларда тынычлык-татулык урнашсын, хәвефле җирләрдә булган ир-егетләребез тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсыннар, күкләребез аяз, күңелләребез һәрчак шат булсын!
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм иминлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм илебезнең киләчәге якты булуын телибез.
Җиңү бәйрәме хөрмәтенә, Җиңү паркында бәйрәм митингы үтте.

Китапханәче  укучылар белән сугыш турында шигырьләр укыдылар,сугыш турында җырлар  башкардылар.  Сугыш кырында һәлак  булган авылдашлар истәлегенә чәчәкләр куйдылар.