Хәтер сәгате: "Хәтер исән икән - тарих бар”.
15октябрь-Хәтер көненә карата Аксу авылы китапханәсендә Аксу урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары белән “Хәтер исән икән - тарих бар” темасы астында хәтер сәгате үткәрелде. Чарада тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Камалиева Гүзәл Җәвит кызы катнашты.