Н.Шаймурзинская сельская библиотека - филиал № 42
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-42/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422452 РТ, Буинский р-н, д.Н.Шаймурзино, ул.Коперативная, д.5

Новости

"Үзе булып калды" китап күргәзмәсе

30 апрель көнне Шәйморза авылы китапханәсендә, күренекле язучы, прозаик, публицист Тәүфикъ Эйдигә 80 ел тулу уңаеннан "Үзе булып калды" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды.

"Шигърият бәйрәме"

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайнын 135 ел тулу көненә карата "Шигьри сәхифә" дигән темага, шагыйрьнең шигырьләрен уку булды.

"Тукай эзләре буйлап"

20 апрель көнне Шәйморза авылы китапханәсендә татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукайның тормыш, иҗат юлына һәм "Тукай эзләре буйлап" дигән тема астында шагыйрь йоргән урыннарда сәяхәт ясалды.

"Күңелдәге язулар" китап күргәзмәсе

4 апрель көнне Шәйморза авылы китапханәсендә язучы-прозаик Хисам Камалга 95 ел тулу уңаеннан "Күңелдәге язулар" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды.

"Хыялларым үзем белән" китап күргәзмәсе

13 апрель көнне Шәйморза авылы китапханәсендә, куренекле шагыйрь, Татарстан язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Рәшит Әхмәтҗановның 80 ел тулуына "Хыялларым үзем белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

"Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде..."

25 март көнне Шәйморза авылы китапханәсендә, якташ язучы Әхмәт Рәшиткә- 85 яшь тулу уңаеннан "Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде..." дигән темага күргәзмә һәм китапларына сәяхэт ясалды.

"Ач, шигърият, серлэреңне..." шигъри сәхифә

21 март Бөтендөнья шигырият көненә карата Шәйморза авылы китапханәсендә "Ач, шигърият, серлэреңне..." дигән тема астында китап күргәзмәсе һәм шигъри сәхифә үткәрелде.

"Стихи о Крыме"

18 марта участвовали в литературной акции "Стихи о Крыме".

"Җирненң гүзәллеге хатын-кызда" күргәзмә

7 март көнне Шәйморза авылы китапханәсендә Халыкара хатын -кызлар көненә карата "Җирненң гүзәллеге хатын-кызда" дигән темага күргәзмә ясалды, шигырьләр кычкырып укылды.

"Ватан сагында " очрашу

20 февраль көнне Шәйморза авылы китапханәсендә "Ватан сагында"дигән темага күргәзмә һәм солдат әнисе белән очрашу оештырылды..

"Әфганстан сугышы-йорәк ярасы" күргәзмә

15 февраль Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Шәйморза авылы китапханәсендә "Әфганстан сугышы-йорәк ярасы" дигән темага күргәзмә һәм папка ясалды.

"Муса Җәлил безнең горурлыгыбыз" күргәзмә

15 февраль көнне Шәйморза авылы китапханәсендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына карата "Муса Җәлил безнең горурлыгыбыз" дигән темага күргәзмә һәм китапларына күзәтү оештырылды.