Язгы каникул вакытында балалар белән, "Терроризмга Юк дигән! " рәсем күргәзмә оештырылды.
Язгы каникул вакытында балалар белән, "Терроризмга Юк дигән! " рәсем күргәзмә оештырылды.
Язгы каникул вакытында балалар белән, "Терроризмга Юк дигән! " рәсем күргәзмә оештырылды.
21 Март Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, шигърият бәйрәме.Кильдураз, китапханә, мәктәп.
20 март Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Казма авылы клубында " Хуш киләсен Нәүрүз" бәйрәмендә катнашу.
18 март Кырымның Россиягә кушылуына 5 - ел тулу уңаеннан, балалар белән "Кырым без Синең белән" дигән очрашу уздырылды.
Язучы Фоат Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан, Дәверләр әһаңе дигән әсәре белән таныштыру.
М. Шамхаловның "Кайнана" спектакле сәхнәләштерелде.
8 март бәйрәменә каршы , тыл ветераннарын һәм өлкәннәрне өйләренә барып тәбрик итү.
Авылыбыздагы каләм тибрәтүче Мөхәмәтҗанова Әлфия апада кунакта булып кайттык. Ул үзенең иҗат иткән шигырьләрен укыды. Кайбер шигырьләре видео тасмага язып алынды.
21 февраль Туган тел көне уңаеннан китапханәдә, "И Газиз Туган Телем" дигән китап күргәзмәсе ясалды. Туган тел турында шигырьләр укылды.
Килдураз мәдәният йортында, район күләмендә мәдәният хезмәткәрләренең семинары уздырылды.
15 февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгарылуга 32ел тулды. Шул унайдан Әфганстанда хезмәт итеп кайтучы Шамсуллин Илдар абый белән очрашуга бардык. Бүгенгесе көндә исән булмаган әфганчыларның туганнарының хәлләрен белдек. Районнан кайткан акчалата конвертлар таратылды.
Герой шагыйрь Муса Җәлилгә 115 ел тулу уңаеннан, тормыш юлы һәм шигырьләре белән таныштырылды.
Китапханәгә китаплар бүләк итү көне.
Нина Павлова китапларын укыйбыз.
10.02.21 "Җирле рәссам иҗатында туган як матурлыгы". Авылдашыбыз Шамил Нигъмәтнең булачак музеена сәяхәт.
2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, январь аенда китапханәдә күргәзмә өстәл ясалды. "Туган телем Тукай теле" дигән кичә үткәрелде.
Укучылар һәм олылар яңа кайткан китаплар, газет җурналлар белән танышалар.
2021 ел туган телләр елына багышлап Кильдураз урта мәктәбенең татар теле укытучысы Зиатдинова Зөлфия Наҗар Нәҗминең " Татар теле" шигырен укыды.
27 гыйнвар китапханәдә Холокост корбаннарын искә алу булды.