Суыксу авылы китапханәсе тарихы
Буа районында Иске Суыксу Һәм Яңа Суыксу элек-электән иң зур авыллардан саналган.Төп халкы мишәрләр.Алар уку ягыннан,сәнгать ягыннан алга киткән булган. 1917 елларда авыл уртасында приказ йорты ачылган, анда авыл башлыгы да утырган. Шул йортта авылның документлары сакланган, бер бүлмәсендә -уку залы урнаштырылган (изба-читальня) халыкны укырга-язарга өйрәткәннәр.