“Вместе на земле родной”
9 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сосна төп гомуми белем мәктәбенә – көндезге "Шатлык" мәктәп яны лагерына килделәр. Биредә алар Бим, Бом, Бум исемле клоуннар ролендә балаларга “Вместе на земле родной” уенлы программасын тәкъдим иттеләр. Саф һавада хәрәкәтле, интеллектуаль уеннар ял итүчеләргә бик ошды. Әлеге уеннар дус-тату, бердәм булырга, бер-береңне хөрмәт, ихтирам итергә чакырды.