Сәламәтлек үзе бәхет
Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән җәйге лагерьгә йөрүче балаларга сәламәт яшәүне пропагандалап “Сәламәтлек үзе бәхет” дигән профилактик чара үткәрелде. Чара барышында сәламәт яшәү рәвеше турында балалар белән әңгәмә үткәрелде, “Минем тормыш минем кулда” исемле викторина сорауларына җавап алынды. Балалар ике командага буленеп бер- берсенә әлеге темага кагылышлы, файдалы һәм кызыклы сораулар бирештеләр,зарарлы матдәләрнең кешегә һәм аның сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында әйттеләр