В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Кайнар туфрак

Габделхәй Сабитов – балалар һәм зурлар әдәбиятына үзеннән шактый өлеш керткән, төрле жанрларда уңышлы иҗат итеп килгән язучы. Аның әсәрләренең һәркайсы укучы күңелен тибрәндерерлек, андагы вакыйгалар уйландырырлык, гыйбрәт бирерлек итеп язылганнар.. Танылган прозаик буларак, бик күпләрнең күңелләренә хикәяләре, әкиятләре белән балачактан ук кереп калган ул. 4- 5 сыйныф укучылары аның биографиясе, иҗаты белән “Кайнар туфрак”  дигән  китап күргәзмәсе аша таныштылар, күзәтү ясадылар, хикәяләрен кычкырып укыдылар