Илебез бер- телләребез күп!
5- 6 сыйныф укучылары өчен "Илебез бер- телләребез күп!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә телләр, законнар, конституция китаплары куелды. Презентация ярдәмендә бу көннең тарихы турында сөйләнде, илебезнең төп символлары: герб, гимн һәм флаг кебек төшенчәләр аңлатылды. Балалар викторина сорауларына җавап бирде. Укучылар игътибарына илебез тарихы, безнең күпмилләтле халкыбыз традицияләре һәм мәдәнияте турында китаплар тәкъдим ителде