В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Тукайны бергәләп укыйбыз

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан,татар әдәбияты классигы иҗатын популярлаштыру һәм мәдәнияттә туган телгә кызыксынуны үстерү максатында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты гамәлгә ашырылып килә. Шушы проект кысаларында һәр пәнҗешәмбе көнне мәшһүр шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби дәресләр уза. Бу атнада аның “Шүрәле“ шигырен Хабриев Рияз укып  таныштырды.