В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Язган каләм шомара

Язучы ,әдәби тәрҗемәләре белән дә укучыларга таныш Габделхәй Сабитовның тууына 95 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Язган каләм шомара" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан, китапханә фондындагы китаплары урын алды. Г.Сабитов хикәяләре китап укучының хисләр  дөньясын баета, күңел күзен ачарга, матурлыкны күрергә өйрәтә. Урта яшьтәгеләр белән аның күргәзмздәге китапларыннан файдаланып  иҗаты белән таныштык, китапларына күзәтү ясадык